Татарстанга бәйсезлек таләп иттеләр | АКШта Әсир милләтләр атналыгы узды

“Үз илемдә яшәргә телим. Колония булган Татарстанда түгел, ә суверен республикамда яшисем килә.“ АКШта Әсир милләтләр атналыгы узды. Американың төрле шәһәрләрендә урамга чыккан төрле милләт вәкилләре Русиядә яшәргә мәҗбүр халыкларга һәм республикаларга бәйсезлек таләп итте, Украина халкына теләктәшлек белдерде.