Украинадагы сугышта Башкортстаннан Илнар Яруллин лак булган

Илнар Яруллин Украинадагы сугышка үз теләге белән киткән. Ике тапкыр яралана, 2022 елның октябрендә кызын күрергә дип кайта, аннары тагын сугышка китә. Илнарны 5 май әти-әнисенең туган ягы — Башкортстанның Учалы районында җирләделәр. Аңа 37 яшь булган. Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 691 ир һәлак булган — бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.