Салават сәхнәдә Илһам Шакировка һәйкәл ачты

Җырчы Салават Фәтхетдинов Казанның Камал театрында баручы 27нче сезон концертларында сәяси вакыйгаларга үзенчә бәя бирә. “Бер кирәкмәгән Эсперанто урамын алып ташлап, үзебезнең мөселман кешесе Назарбаевны куйдык, Аллага шөкер. Киләчәктә Миңтимер Шәймиев, Илһам Шакиров урамнары булачак“, ди ул.