Умач ашы пешерү Рәмзия Юсупова.mp4

Иң җиңел дә, туклыклы да, тәмле дә ашларның берсе. Хәтерлим әле, соңгы баланы күтәргәндә, әни пешергән умач ашлары күз алдына килеп, авыз сулары корыган иде. Шуны искә төшереп, тавык итеннән шулпа кайнатып, умач уып пешергән идем. #гаиләтабыны2024 марафонының иң җиңел биремедер. Әзер шулпа булмаса, умачны сөткә уып та ашап була, үзе 5 минутта ясала. Мин сөякле бозау итеннән ясадым бүген. 1. Кәстрүльгә салкын суга сөякле ит салып, пешәргә куябыз. Кайнап чыгар алдыннан җыелып менгән күбеген алабыз, тоз салабыз. 2. Ите пешкәч, сүндерәбез. Бераз тынгач, пешерәсе кәстрүлебезгә сөзәбез. Кайнатып чыгарабыз. 3. Кайнаган шулпага суган, кишер(кемдер кыздырып сала, мин кыздырмыйм), бәрәңге салабыз. 4. Умач уар өчен тоз кушып, йомырка туглыйбыз. Он сала барып, вак кисәкләр чыкканчы уабыз. Бу вакытта шулпада бәрәңгеләр пешеп чыккан була. 5. Кайнап торган шулпага умачны, ябышмасын өчен, әкренләп бутый-бутый сала барабыз. 6. Туралган укроп (әнис) салып болгатабыз (минеке алдан турап катырып куелган иде). Пешкәч сүндереп, биш минутлап томалап тотабыз. Умач ашыбыз әзер! Тәлинкәләргә салып, арыш ипие, туралган ит, катык, каймак белән бирәбез.