Әнине төшемдә күрдем. 1 нче күренеш.

Бер ил белән икенче ил арасындагы чик буенда шундый урын була диләр –анда берсенең дә законы үтәлми икән. Безнең палата да шул урынны хәтерләтә. Сакта чик буе солдатлары урынына табиблар торган кебек, чынлыкта исә тәкъдир сагалый. Нигә шулай түгелмени?.. #әни #төш #аудиоәсәр #татарча #тыңла Әнине төшемдә күрдем (Пьеса) Катнашалар: Илгизә – 30 яшьләрдәге кыз. Рәсүл – урта яшьтәге түрә. Төш юраучы – 30 яшьләрдәге егет. Әни - Рәсүлнең әнисе, бик карт, авыру. Гөлүсә – Рәсүлнең хатыны. Ренат Айратович – реанимация бүлеге җитәкчесе, табиб. Шәфкать туташлары-. Сәрия апа – җыештыручы әби. Сәркатиб – 20 - 25 яшьлек кыз. Карт – 70 яшьлек бабай. Прораб –яшь ир. Төзүчеләр.