ОЛЫ ТАУДА ОЛЫ СЫНАУ / Uludağ Premium Ultra Trail

2021нче елның 2-3 июль көннәрендә Бурса шәһәренең Uludağ (Улудаг, татарча Олы Тау була) җирендә Uludağ Premium Ultra Trail (Олы Тау Премиум Ультра Трейл) исемле Төркиянең иң матур, иң көчле һәм авыр йөгерү ярышларының берсе булып узды. “Татарлар йөгерә“ такымы ошбу ярышта катнашты һәм проектның җитәкчесе Наил Нәбиуллин биредә 30 чакрым йөгереп узды. Әлеге спорт һәм ихтыяр көче бәйрәменнән Сезгә видеокүзәтү тәкъдим итәбез. Олы Тауның сынавын үтү җиңелме? Шүрәлеләр кызыгырлык һәм көнләшерлек урманнар нинди була? Олы Тау нинди серләр һәм матурлыклар яшерә? Әлеге сорауларга җавапны видеоны карап таба алырсыз. Олы Тауда й