Тәгәрмәч №1 Әлдермеш (Элдермеш, Альдермыш)

“Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, аларның бай тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект. Беренче эш итеп, без Хәния Фәрхи башкаруындагы “Әлдермешкә кайтам әле” җырында җырланган, Туфан Миңнуллинны “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен иҗат итүгә илһамландырган Әлдермеш авылы белән танышып кайттык. Сая елгасын да күрдек, Сөйдеркә чишмәсе суын да татып карадык. Әлмәндәр бабайның прототипларын эзләдек. Бәрәнкә уенын уйнап, үз куллары белән трактор җыючы оста белән таныштык. Әлдермеш кибетенә кереп, азык-төлек бәяләрен, музейдагы кызыклы экспонатларны карадык. “Тәгәрмәч”