СӨТ КЕСӘЛЕ

СӨТ КЕСӘЛЕ 🔻1 стакан сөт 🔻1 аш калагы шикәр комы 🔻1 аш калагы крахмал 🔻ванилин (теләгән кеше) 🔻0,5 стакан сөт (крахмал сыеклау өчен) 1️⃣Сөтне кайнатып чыгарабыз. Шикәр комы өстибез. 2️⃣Ул кайнаган арада, крахмал әзерлибез. Ярты стакан салкын сөткә 1 кашык крахмал салып болгатабыз һәм әкренләп кайнап торган сөткә агызабыз. 3️⃣Тиз-тиз болгатабыз. Масса куергач, сүндереп суытабыз. 4️⃣Табынга биргәндә өстенә җиләк-җимеш салып бирергә була. Тәмле булсын!