Аксубай районында искиткеч зур мәйданда кеше сөякләре табыла

Казыган саен яңа кабергә юлыкканнар. Аксубай районында искиткеч зур мәйданда кеше сөякләре табыла. Монда нефтчеләр торба салу өчен, җир казый торган була. Хәзер археологларны чакырганнар. Алар инде 100дән артык каберне ачкан. Монда олы кешеләр дә, балалар сөякләре дә бар диләр. Кайбер белгечләр, зиратның тарихы менъеллык дип саный. Тарихи ачыш турында Филюза Хәмидуллина. Бу - Иске Киязле авылы кыры. Әле кичә генә монда нефтьчеләр эшләсә, бүген археологлар килә. Һәр сөякне аралап, номер сугып аерым капчыкларга тутыралар. Бу зиратны нефтьчеләр җир казыганда таба.