Мәскәүнең Тарихи мәчетендә төзекләндерелү эше барышында намаз туктатылмаячак

#ислам #татарлар #думрф Россия башкаласы – Мәскәү шәһәрендәге «Тарихи мәчет» - иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Аңа 200 ел тулачак, ул 1823 нче елда нигезләнгән. Шушы уңайдан һәм «Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел»лыгын билгеләп үткән 2022 елда Мәскәүнең тарихи мәчете төзекләндерелергә тиешле исемлеккә кертелде. Гыйбадәтханәнең тарихи йөзе кайтарылачак. Төзекләндерү эшенә Татарстан Республикасы да кушылды һәм Рәис Рөстәм Миңнеханов үзе әчетне күрергә килде. Агымдагы 2024 елның 20-21 сентябрендә узган РФ мөселманнары диния идарәсенең VIII Корылтаенда Мәскәү Тарихи мәчетенең «Тарихи» дигән махсус статуска ия булуы турында идарәнең уставына беркетелүе хәбәр ителде. Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Садыйков төзекләндерү эшләре быел ук башланачагы турында сөйләде Рамил Садыйков - Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы (Мәскәү): Әлһәмдүлилләһ, ошбу мәчеттә мин хезмәт итәм 25 ел инде. Һәм бу безнең инде Тарихи мәчетебез. Аңа 200 ел тулды. 200 ел тулды һәм без бик шатланабыз ул безнең тарихыбызга, ул безнең тормышыбызга, дини тормышыбызга – иң әһәмиятле шундый тарих. Без ниятләнәбез. Аның мәгънәсе тирән. Чөнки дәүләтнең башлыгы – Владимир Путин аңа рөхсәт бирде. Безнең мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин таләбе буенча менә шундый дәрәҗәле иншәАллаһ, реставрация булачак. Без көтәбез бу айларда, иншәАллаһ, башлана. Тарихи мәчетнең манарасын төшергәннәр иде. Тарихи мәчет военкомат иде 39 елда ябылган иде, Абдулла хәзрәтне корбан ясадылар, үтерделәр. Шул 9 нчы елларга кадәр мәчет ябылган иде. Манарасы уртада юк иде. Икенче манара калган иде. Манарадан парашюттан сикерәләр иде. Безгә кайтарылачакмы: шул манара да һәм бөтен мәчетне яңадан әйтерсең төзиләр, күп мал китә. Диния нәзарәтенә, бөтен Россия мөселманнарына ул зур шатлык. ? – мөселманнар намазны кайда укыр: иншәАллаһ, шатер куелыр, бер 2 ел без шул шатерда укырбыз. Мәскәү хөкүмәте, иншәАллаһ безгә ярдәм итәр. Без шул шатерда укырбыз бер 2 ел – шулай уйлыйбыз. Мы в социальных сетях: #муфтийгайнутдин #рустам_минниханов #раис_татарстана #мөфтигайнетдин #миңнеханов #татарстан #башмөфти #главный_муфтий #мусульманероссии #московская_соборная_мечеть #московскаясоборнаямечеть #татарча #мәчет #исламдине #дин #мәскәүмәчете #moscow_mosque #ислам_в_россии #исламвроссии #президентпутин #президентроссии #исламвмоскве #тарихимәчет #историческаямечеть #масҷиди_таърихии_маскав #Moskvaning_tarixiy_masjidi #Máskeýdiń_tarıhı_meshiti #курултай #корылтай #особый_статус #мәскәүтатарлары #мусульманемосквы #нижгартатарлары #иделбуетатарлары #себертатарлары #касыймтатарлары #хәзрәт #дога #дуо #мөселманнар #мөселман #ислам1100ел #1100летиеислама #200ел