“СӨМБЕЛӘ” БӘЙРӘМЕ

Моннан берничә ел элек Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе халкыбызның борынгы онытыла башлаган йолаларны, бәйрәмнәрне кабат яңарту программасын эшләгән иде. Хәзер аның кысаларында авылларда гына түгел, шәһәрдәге мәдәният үзәкләрендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә байтак чаралар уза. Әби-бабайларыбыздан калган шундый көзге бәйрәмнәрнең берсе “Сөмбелә” Ульяновск шәһәренең “Татар утары”нда үтте. Теманы бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин дәвам итә.