Алсинә Сәлахова. Шигъри мизгел

Җитәкләшеп ике гашыйк килә: Кулларын да алмый куллардан. Бу тормышны ямьсез диеп булмый - Җир йөзендә сөю булганда! Күзләрендә серләр - диңгез инде: Ярларыннан төшкән (аһ) ташып. Бу тормышны кызыксыз дип булмый - Яратканда акылдан шашып! Күзләр генә тимәсен дип торам, (Чын сөюдән күпләр көнләшә!) Мәхәббәт ул язгы гөлләр сыман, Чәчәк ата - кырау тимәсә! Җитәкләшеп ике гашыйк килә: Ә аларга диңгез тубыктан! Бәхетләрен саклый күрсеннәр, дип, Алар өчен никтер мин куркам... АЛСИНӘ СӘЛАХОВА