Лилиана Газизова - Балачагым юллары (со словами) Татарские хиты

Автор музыки и слов - Ирек Габдрахманов “Балачагым юллары“ 1. Җырлый-җырлый кайтам юллардан Җәйнең матур алсу таңында! Туган авыл... Туган йортым көтә - Әни йөгереп чыга каршыма! Припев: Сагындырган салкын чишмәләрен, Яңгыраган азан моңнарын! Оныталмыйм балачагым узган Яшел чирәм баскан юлларын! 2. Бертуганнар газиз апаларым Йөгерешеп килеп җитәләр. Әйтерсең лә кулларымнан алып Авыл мәктәбенә илтәләр! 3. Кәккүк тавыш биргән урманнарым, Җиләккә бай болын-кырларым! Истән чыкмый саф яшьлегем узган Уйнап-көлеп йөргән юлларым! *** Пожалуйста, под этим видео поставьте лайк, оставляйте свои комментарии, а также подписывайтесь на мои: VK - Youtube канал - Instagram - #лилианагазизова #татарскаяэстрада #башкирскаяэстрада #татарскиепесни