Валерий Гайнетдинов

Валерий Мәгариф улы Гайнетдинов, 47 яшь, Үзәк мәдәният сараеның иҗади коллективлары концертмейстеры. Ургенч шәһәрендә Ташкент консерваториясе каршындагы Харратов исемендәге музыка училищесын тәмамлаган. 1998 елдан Бәләбәйдә яши һәм эшли. Раян Алтыншинның халык җыры ансамбле белән хезмәттәшлек иткән, бүген “Йолдыз” вокаль ансамблендә, “Дәрман” курайчылар ансамблендә, “Реченька” рус ансамблендә, “Задоринки” балалар вокаль ансамблендә уйный, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре җырчы Зинил Бикмөхәмәтовка уйный. Музыкаль җанрлары күпьяклы – классикадан һәм халык көйләреннән алып эстрада һәм джазга кадәр.