Классика тарихы // Мөхәммәт Мәһдиев «Кеше китә – җыры кала»

«Кеше китә – җыры кала» әсәрендә Мөхәммәт Мәhдиев 30 – 60 нчы еллардагы татар авылы язмышына, чордашларының авыр, ләкин беркайчан да югалып калмый торган олы рухларына мәхәббәтен яшермичә яза, шуларга мәдхия яудыра. Әлеге әсәренең үзәгендә – Кара Чыршы исемле, табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар чагыла, hәммәсе аерым кеше язмышы аша уза...