Түбәнавылда мәдәният йорты ремонтланды

Мәдәният объектлары һәрвакыт авыл җыеннары, бәйрәмнәр, төрледән-төрле күңел ачу, ял итү чаралары уза торган авыл тормышының үзәге булып тора. Җирлекләрдә халыкның бөтен иҗтимагый тормышы диярлек мәдәният хезмәткәрләре катнашында уза. Түбәнавыл мәдәният йорты халыкны хәзер яңа кыяфәте белән сөендерә. Капиталь ремонттан соң бина заманча һәм матур, эчендә уңайлы, якты һәм иркен.