Тернәкләндерү курсларындагы мәдәни программа рухи азык бирә

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театрында караган тирән, фәлсәфи эчтәлекле, ялгызлык проблемасын ачып салган “Алтын көз” спектакле безнең курсларга килгән әби-бабайларның рухи халәтен чагылдыра да инде.