«V Мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 17 августында Кукмара районында “V Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Утырышта тарихи Җәмигъ Мәчкәрә мәчетен торгызу, борынгы зираттагы каберләрне саклау һәм өйрәнү, авыл мәчете һәм аның мәдрәсәсе тарихы турында документаль фильм булдыру зарурлыгы резолюциясе кабул ителде.