Язгы көтүлек. Туплау, ялгыз агач.

Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде. Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады. Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде. Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде.