ШӨГЕР ЯГЫ...

(Флёра Шарипова сүзләре һәм көе) “Шөгер буе.“ Рашит Ихсанов җырлый.. Шөгер буе 1 -Шушма буе куе урман Эчләрендә сер генә. Матурлыкка таң калырсың, Безнең якка кил генә. Куш-та: Шыбыр-шыбыр җырлый микән Шөгер буе урманы. Безгә бәхет тели микән Шушмаларның сулары. 2 -Тәбигать учында гына Иркәләнеп яткан ул. Алсу таңның нурларында Гөл-чәчкәләр аткан ул. Куш-та: Шыбыр-шыбыр җырлый микән Шөгер буе урманы. Безгә бәхет тели микән Шушмаларның сулары. 3 Кырыс җилдән саклап кына Баскандыр тауларыбыз. Иркенлектә, иреклектә Атсачы таңнарыбыз. Куш-та: Шыбыр-шыбыр җырлый микән Шөгер буе урманы. Җырлый-җырлый бәхет тели Шушмаларның сулары. Флёра Шарипова