Бүген бездә Алтын туй!

Зәкәрия абый, Рәшидә апа! Менә инде 50 ел буе сез бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып, тату гомер кичерәсез. Беләсезме, сез бәхетле, Алтын туйга җиттегез. Алтын бәясе торырлык Гомер юлы үттегез. Якыннарны шулай куандырып, Парлы булып, матур торыгыз. Якты маяклары булып балкып, Җылы кояшлары булыгыз!