“РОМАШКАЛАР“

Илһам Шакиров: «Мин бит сөю җырын җырлап, мәңгелеккә китеп барам...» Хәсән Туфанның “Ромашкалар” җыр шигыре - шагыйрь язмышының бер кыйпылчыгы “Ромашкалар” шигыре исә кемнәрне генә, сөю утларыннан алып, сагыш күлләренә ташламаган икән... Югалту, сагыну хисләре һәркем өчен дә ят түгелдер. Кеше үзенең гомер юлында шатлык белән дә, кайгы белән дә бертигез очраша, безненчә. Лирик характердагы бу шигырьдә дә шагыйрь язмышының бер кыйпылчыгын күрәбез.