Җомга хөтбәсе Кәлчер Буран авылында. Дөнья сынау урыны

Тормышыбызның максат-мәгънәсе турында уйлансак, аңа җавапны Коръәннең “Мөлек” сүрәсендәге 2нче аятеннән табарбыз: “Ул үлемне һәм тереклекне бар итте, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”. Бу аятьтән күренгәнчә, кеше өчен изге гамәлләр, гыйбәдәтләр дә сынау булып тора, ягъни аларны ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылуыбыз белән.#islam #таухид #الإسلام #вагаз #хутба #татарча