Галия Камалова “Уракчы кыз“

Минем әниемнең җыры бу. Сигезенче сыйныфта укучы әнием Түбән Кенә авылы клубында шушы җырны башкарганда, укытучы әтием баянда уйнаган. Һәм менә шул мәлдә әтием аңарга гашыйк булган... Шушы җырдан соң әниемә мәктәптә Айурак дип дәшеп йөри башлаганнар.