тием...

Бу шигыремне (видеоны) 2005-нче елның 7-нче гыйнварында безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барган мәрхүм әтием Габделәхәт улы Сәһил Зариповның (дистәләгән еллар районыбызның “Ленинец“ / “Ленинчы“ газеталарында баш мөхәррирнең урынбасары, баш мөхәррир, журналист, Сарман гимназиясында 25 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарган, Татарстан Республикасының Атказанган Укытучысы) якты истәлегенә багышладым. Аллаһы Тәгалә аның авыр туфракларын җиңел, урыннарын җәннәт түрләрендә итсен! Шушы шигырь юлларым мәрхүм әтиебезнең рухларына хәер-догалар булып барып ирешсен. Әмин!