Уфаның 1-нче Җәмигъ мәчете

Первая Соборная мечеть Уфы. Уфа шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете 1827 елда Ырынбур мөселман диния назараты мөфтие Габдрәхимов Габдесәләм кушуы буенча Уфа шәһәренең 2-е гилдия сәүдәгәре Мөкмин Хуҗасәетов акчасына төзелә башлый. Уфа шәһәренең Беренче Җәмигъ мәчете, аны халык телендә Тукай мәчете дип тә йөрткәннәр, 1830 елда ачыла. Беренче имам-хатибы итеп Габдессәләм Габдерәхимов билгеләнә. Бу мәчет архитектурасы белән Казанда урнашкан Мәрҗәни, Иске-Таш , Казан арты төбәгендә төзелгән Кшкар, Бәрәскә, Ташкичү, Мазарбаш таш мәчетләрен хәтерләтә. Бу табигый, чөнки телгә алынган бу мәчетләр, нигездә, уртак проектка нигезләнеп салыналар. Уфа шәһәренең беренче Җәмигъ мәчетендә дә Казан һәм Казан тирәсендә төзелгән таш мәчетләргә хас архитектур үзенчәлекләр күренә: ике катлы, ике заллы, 3 яруслы манара түбә уртасында урнашкан, ә тышкы фасадлар Петербур бароккосы стилендә башкарылган. Гыйбадәт кылу заллары икенче катта анфилад рәвешендә урнашкан, аркалар белән тоташтырылган һәм гөмбәзле түшәм белән капланган...