Украинадагы сугышка үз теләге белән киткән Илнар Яруллин һәлак булган

Илнар Яруллин Украинадагы сугышка үз теләге белән киткән. Ике тапкыр яралана, 2022 елның октябрендә кызын күрергә дип кайта, аннары тагын сугышка китә. 5 майда Илнарны әти-әнисенең туган ягы — Башкортстанның Учалы районында җирләделәр. Илнарга 37 яшь булган. Азатлык хисабына күрә, Мәскәү Украинада башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 700ләп ир һәлак булган — бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.