Скумбрия в духовке, духовкада пешерелгән яшелчәле скумбрия.mp4

Унынчы көн биреме балык ризыгы әзерләү иде. Безнең гаиләдә балыкның бөтен төрен дә яратабыз диярлек: кыздырган да, ашта да (уха), ысланган да, тозланган, хәтта кипкәнне дә. Бүген сезгә җиңел әзерләнә торган духовкада пешерелгән яшелчәле скумбрияне тәкъдим итәм. Ике уртача скумбриянең эч-баш-койрыгын алып, 2 см кисәкләргә турадык. Бәрәңгеләрне дүртәр кисәккә бүлдек. Икесен дә тозлап-борычлап куйдык. Суганны ярты әйләнә, кишерне вак угычтан уып. табага җәелгән, майланган фольгага түшәдек. Өстенә балыгыбызны һәм бәрәңгене аралаштырдык. 4 кечерәк помидорны түгәрәкләп өстенә тездек һәм сыр катыш майонез тидереп чыктык. 100-150 гр.чамасы су салдык (ансы видеога кермәгән). Фольганы ябып ярты сәгать кайнар духовкада пешердек. Алгач өстенә бераз тураган әнис (укроп) сиптек. Өйдәгеләргә бик ошады, өстәмә дә сорадылар, сез дә ясап карагыз. #гаиләтабыны2024 Резида Хусаинова #тәмлебулсын 2024 #тәмлемарафон Сау-сәламәт булыгыз!