Флешмоб на концерте Татарча солянка!

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Мин татарча сөйләшәм“ акция кысаларында, 27 апрель көнне Татарстаннан килгән “Татарча солянка“ концертының тәнәфесендә, Төмән татар яшьләре тамашачылар өчен фойеда флешмоб күрсәттеләр. Концерт залында бик күп яшьләр бар иде, аларның арасыннан татар яшьләре хәрәкәтендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә булды. Өлкән яшьтәге тамашачылар да, татар яшьләренең татар телен саклауда, татар мәдәниятенә тартылуларына шатландылар.