Туган телләрнең II нче республика фестивале

Бүген Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее базасында туган телләрнең II нче республика фестивале узды. Анда республикабызның 11 районыннан укучылар-укытучылар, Казан (Идел буе) федераль университетының чит ил студентлары катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар группаларга бүленеп, төрле юнәлешләр буенча сәяхәт итеп, татар халкының йолалары, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Соңыннан чит ил студентлары мастер класслар үткәрделәр. Фоторепортаж: