Георгий Ибушев - Чын-чын йтмен.

Чын-чын әйтәмен Керәшен халык җыры Георгий Ибушев җырлый Алмалары, чияләре Кызарып пешәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Алма пешә, җиргә төшә, Үз вакытында өзмәсәң. Алым минем, гөлем минем, Димәс идем, сөймәсәм. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Ал чакларың, гөл чакларың Сизмәссең, үтәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Источник: