Серле хзин схифсе татар хатын-кызларыны бизн йберлре белн таныштыра.

Татар халкының көнкүрешен төптән ойрәнүче совет этнографы Николай Иосифович Воробьёв болай дип язган: “Чулпыны, чәчне йөртүдә тиешле тәртипне саклаган барлык татар хатын-кызлары да таккан. Кыз баланың чәче билгеле бер озынлыкка җитүгә үк, ул чулпы тага башлаган һәм аны үлгәнче йөрткән. Һәрбер чулпыда тәңкәләр саны уннан егермегә кадәр булган, хатын-кыз хәрәкәт иткәндә матур чылтырау тавышы чыккан...», - ди Чулпыларның төрлелекләре белән безне, үз коллекциясе үрнәкләрендә Гөлшат ханым Ногәйбәкова таныштыра. Сәхифә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.