Яңа шәһәр китапханәсе ачылды

“Әлмәт“ иҗтимагый үзәгендә күзаллауны киңәйтү өчен тагын бер мөмкинлек барлыкка килде. Үткән шимбәдә биредә калабызның яңа шәһәр китапханәсе ачылды. Әлеге чара “Смена“ җәйге китап фестивале кысаларында узды. «Татнефть» компаниясе һәм казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге булдырган яңа киңлектә без дә булып кайттык.