Мгелек утка ччклр салдылар

Ватанны саклаучылар көне илебездә иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Мәңгелек утка һәм Социалистик хезмәт геройлары бюстларына чәчәкләр салу тантанасы узды. Сугышчыларны искә алырга «Татнефть» компаниясе, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклары килгән иде.