Чыгарылыш кичсе ткрелде

Мөслимнең спорт мәктәбендә 2023-2024 уку елын ябу уңаеннан чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Укучыларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да килгән иде. Төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән, спорт мастеры разрядларына ия спортчылар, чемпионнар, спортчы гаиләләр хөрмәтләнде. Мактау грамоталары, медальләр тапшыру – бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булды.