Коръән уку бәйгесе

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә ир балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Жюри – Казанның “Рәшидә” Корьән ятлау үзәгеннән килгән кунаклар 50гә якын баланың чыгышына бәя бирде.