Туфан Миңнуллинга багышланган кичә ()

2012 елның 13 декабрендә Казанда күренекле драматург Туфан Миңнуллин фатирында чираттагы әдәби-музыкаль “өй кичәсе“ узды. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова һәм драматургның тормыш иптәше - танылган артистка Нәҗибә Ихсанова Туфан абыйга багышлап оештырган әлеге кичәгә бу юлы кунакка Бикчәнтәевләр гаиләсе килде - Г.Камал театры артисткасы Наилә Гәрәева, аның улы - Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссерның тормыш иптәше, танылган артистка Люция Хә