АЗАН.Әхтәм Сатыев

Гәҗәеп кешеләр безнең арада...«Болгар радиосы»нда намаз вакыты җиткәндә азанны татар мәкаме белән әйтүче Актаныш районының Татар Ямаласы авылында яши. Суверенитет өчен көрәш елларында зур хыяллар белән яшәүче Әхтәм Сатыев. Сөембикә манарасына менеп беренче азан әйтүче дә ул, манарага, обкомга байрак кадаучы да ул. Авылына кайтып ике яклы йорт салып яшәп ята. 8 мең пенсия алып яши.