АЛИЯ ТӨХВӘТУЛЛИНА: “ТЫЙНАКЛЫК - ЯХШЫ ТӘРБИЯ ҖИМЕШЕ УЛ”

АЛИЯ ТӨХВӘТУЛЛИНА: “ТЫЙНАКЛЫК - ЯХШЫ ТӘРБИЯ ҖИМЕШЕ УЛ” Җырчы белән интервьюдан өзек: Мин – тормышта да тыныч, тыйнак кеше. Мактануым түгел, әлбәттә, дусларым да моны раслар. Ләкин без барыбыз да – кешеләр, төрле чагыбыз була. Мин тиз кызам һәм тиз суынам. Бик якын кешеләр авыр сүз әйтсә, бик нык ачуланам. Бер начар сыйфатым бу. Ләкин миңа онытыр өчен күп вакыт кирәкми. Тыйнаклык – яхшы тәрбия җимеше ул. Үземне белгәннән бирле, безнең өйдә һәрвакыт татарча җырлар гына яңгырады. Мин артистларның үз-үзләрен тотышын күреп, аларның зәвыгына сокланып, менә чын артист шундый булырга тиеш ул, дип үстем. Шул сеңеп калгандыр.