МЕЧЕТЬ НА ФЕДЕРАЦИИ

Бүген борынгы Сембер төбәгендә гомер итүче дин-кардәшләребез шәһәрдә 19 нчы гасырның данлыклы байлары Акчуриннар төзегән беренче таш мәчетнең 160 еллыгын билгеләп уздылар. Бәйрәм программасы кысаларында әлеге темага багышлап Казан, Мәскәү һәм Ульяновск шәһәрләренннән танылган галимнәр, тарихчылар катнашында фәнни-гамәли конференция үтте, борынгы фоторәсемнәрдән күргәзмә ачылды һәм шәһәрнең беренче мулласы яшәгән ике катлы йортка истәлек куелды. Боларның барысы хакында да тулырак безнең үз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.