ТАТАР ЧЕ ФЕСТИВАЛЕ

Бөтендөнья татар конгрессы үзенең чираттагы яңа проектын башлап җибәрде-республикабызның Тәтеш районында беренче тапкыр Бөтенроссия “Татар чәе-2024” фестивале узды. Татарстан районнарыннан һәм илебезнең унбиш төбәгеннән һәм Австралиядән кадәр килгән кунаклар катнашындагы чәй бәйрәме Тәтеш шәһәрендә генә түгел, ә район авылларында да оештырылды. Гаҗәеп тә кызыклы һәм мавыктыргыч башлангычның кайбер мизгелләре үз хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.