УНДОРЫ МӘЧЕТЕ

Татарстанда гына түгел, илебезнең милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрендә Корбан, Ифтар мәҗлесләрен генә түгел, Мөхәммәт пәйгамберебенең туган көненә багышлап зур кафе-рестораннарда Мәүлет бәйрәмен уздыру да күркәм гадәткә кереп бара. Шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсенең Ундоры бистәсендә дә халык мәчеткә җыелып Мәүлет бәйрәмен үткәрде. Әлеге борынгы бистә тарихы, андагы татар тормышы һәм мәчет эшчәнлеге хакында бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин сөйләр.