Ул һәр сукмакны белә

Зәй районы урманнарында ул һәр сукмакны белә. Элек төзүче булып эшләгән Юфар Садыйков турында, шулай диләр. Аның мавыктыргач мәшәкатьләре турында алдагы язмада. Юфар Садыйков үз хуҗалыгындагы терлекләрне генә түгел, кыргый хайваннарны да кайгырта. Пошиларга тоз куя, кабан дуңгызларына ашарга ташый. Менә 15 ел инде ул урманда – егерь булып эшли. Кечкенәдән табигатьне, киек җанварларны үз итеп үскән ир-ат бу эштән куркып тормый.