Бу минутларда республика- Татарстан сламтлексаклау министры Марат Садыйков белн хушлаша

Табибларның данлыклы династиясе вәкиле, ул ведомство белән авыр пандемия вакытында җитәкчелек итә. Яңа хастаханәләр һәм поликлиникалар, Фелдшер акушерлык пунктлар- республиканың һәр районында бар, мобилькомплекслар. Марат Садыйковка 53 яшь иде. Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов Республиканың Сәламәтлексаклауминистрлыгыҗитәкчесе Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Бу – Сезнең өчен зур югалту, бөтен республикабыз өчен зур югалту. Тәҗрибәле, абруйлы җитәкче һәм җаваплы, әмма игелекле һөнәргә чын күңелдән бирелгән талантлы табиб вафат булды» «Һөнәри осталык һәм эш белән мавыгу үрнәге, ул һәрвакыт эшенә максималь көч һәм энергия бирде, хезмәттәшләре һәм пациентлары аны лаеклы хөрмәт итә иде,- диелә республика президентының кайгы уртаклашу телеграммасында. Шулай ук Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын, Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров уртаклашы. «Медицинаның танылган профессионалы, сәламәтлек саклауда тәҗрибәле оештыручы арабыздан китте, ул үзен туган республикасына һәм һәр кеше тормышы өчен мөһим тармакка хезмәт итүгә багышлады», – диелә телеграммада.