Шимб кне хтерг аерым ылылык белн уелып калган.

Шимбә көне хәтергә аерым җылылык белән уелып калган... Балачаклар дистәләгән еллар артта калса да, мәктәп бетергәнгә еллар агым су булып китеп барган булса, тәмле исле шимбә күңелдә әйтеп бетергесез матур хатирәләр булып калган... ⠀ 🥞Әни, әйткәнемчә, авыл мәктәбендә пешекче булып эшли. Аш-суга бик тә оста иде. Шимбә көнендә эштән без, укучылардан, иртәрәк бетә иде хөкемәт эше. Без мәктәптән кайткан җиргә, өйгә камыр ризыкларының хуш исе таралган була иде инде. Йөгереп кайтып керәсе, тиз-тиз чишенеп киенәсең, кулларыңны юасың да, шунда ук өстәл артына тәмле-томлылар белән чәй эчәргә җыелып утыра идек... Апам кәкәш ярата, мин – кыстыбый. Әниебез, урыннары Оҗмаһта булсын, икесен дә пешереп куя иде – нәкъ менә балаларының күңелен күреп. Бакча, йорт, дип тә тормаган, ир-ат эшен дә эшләп, хатын-кызныкына да җитешеп, бер дә авырсынмыйча... Хадистә килә: “Тәкъвалы булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлекне саклагыз [бертигез һәм бертөсле кайгыртыгыз һәм игътибарыгызны бирегез]!“ Әни бу сөннәтне гел дә үтәргә тырышты