СИН КИРК! Булат Гатауллин укый

Хыяллар гел сиңа урала, бердәнбер булуың хак, димәк. Көннәрем үткәндә кабатлыйм: ул кирәк, ул кирәк, ул кирәк! Ялкыным чәчелә, сибелә, нур итеп җыярга, кил, өйрәт. Кышын да, көзен дә — һәрвакыт җылы яз, җылы наз — син кирәк. Бер-берен эзләгән кешеләр очраша, табыша бик сирәк. Кулыма бик кирәк кулларың, иңемә иңнәрең бик кирәк. Ерак юл, зур эшләр алдымда, Көчләрем кимесә, бул терәк. Дөньямны, җанымны аңларга Син кирәк, син кирәк, син кирәк! ✍🏼 Кадыйр Сибгатуллин 🎙 Булат Гатауллин