Без ни өчен тәүхидне өйрәнәбез?

🌿 Без ни өчен тәүхидне өйрәнәбез? Тәүхидне аңлап яшәргә Килгән без бу дөньяга, Коръәндәге әмерләрдән Тәүхид килә иң алда! Безне юктан бар иткән Аллаһны бер дип таны, Бел, иман китер ихластан, Чөнки бу — Аллаһ хакы! Барлык пәйгамбәрләр дә Чакырганнар тәүхидкә, Бары тик тәүхид әһеле Керә ала Җәннәткә! Ике дөнья иминлеген Телисең икән дустым, Бул син тәүхид иясе — Бу бит Раббым вәгъдәсе! Тәүхид әһленә Раббым Кичерер бар гөнаһын, Кайгы-сагыштан саклар, Иркенләп тотар динен. Бер өлкәдә белем алгач, Өйрәнәбез башка фән. Тәүхидне исә калдырма — Гомерең буе өйрән! И, кардәшем, бу дөньяга Ник килгәнеңне аңла — Гыйбадәт кыл бер Аллаһка, Кайт, йә татар, Исламга! БЕЗ НИ ӨЧЕН ТӘҮХИДНЕ ӨЙРӘНӘБЕЗ? ⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️⬇️ Чөнки тәүхид: – Җеннәрнең һәм кешеләрнең бу дөньяга килүләренең сәбәбе («Әз-Зәрият», 51: 56) – Аллаһ китабындагы иң беренче әмер («Әл-Бәкара», 2: 21) – Аллаһның хакы (Әл-Бухари, 2856; Муслим, 30) – Җәннәткә керү сәбәбе («Әл-Мәидә», 5: 72; Муслим, 31) – Пәйгамбәрләрнең җибәрелү сәбәбе («Әл-Әнб