Казан шәһәр филармониясе тәкъдим итә_ Сез Яраткан Җырлар

Дуслар, күптән түгел без «Сез яраткан җырлар» караоке-концертында булдык. Андый җырларны еш кына авылда капка төбендә утырганда безнең әби-әниләребез җырлаган. Андый мәгънәле җырларны Салават, Хәния Фәрхи, Резидә Шәрәфиева, Зәйнәп Фәрхетдинов, Әлфис Кыямов, Айдар Галимов, «Фәридә-Алсу» дуэты, Рәсим Низамов һәм башка танылган артистлар башкарган. Хәзер сезгә дә яшьлек җырларын искә төшереп, алар аша балачакка барып кайтырга, Казан шәһәр филармониясе солистлары белән бергә рәхәтләнеп моңланырга чакырабыз.