Телчедге Килчк яшьлр згенд журналистлар белн пресс-конференция тте.

Анда катнашучылар иң элек әлеге үзәктә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шунысы куанычлы биредә барлык уңайлыклар тудырылган, түгәрәкләр гөрләп эшләп тора. Очрашуга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Теләче җирле бүлекчәсе җитәкчесе Сабирова Алия Рафисовна, “Алдынгылар хәрәкәте”нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Хазиев Ильнар, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әльфия Мөбарәкова, “Теләче-информ” мәгълумат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗиннар чакырылган иде. Очрашуда яшьләр үзләренең башкарган эшләре, киләчәк планнары белән таныштырдылар. Журналист Әльфия Мөбарәкова чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Динар Гиниятуллин яшьләргә алга таба эшләрендә зур уңышлар теләде. Кыю фикерле беренчеләр хәрәкәте вәкилләре белән очрашу югары ноктада тәмамланды.