21 апрель кнне ирле зидар хезмткрлре кне уаеннан район мдният йортында бйрм чарасы

21 апрель көнне җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең әлеге датаны билгеләп үтүе дә җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә аларны район мәдәният йортына җыеп хөрмәтләделәр.